- түшәм
- и. 1. Бинаның, өйнең такталардан яки плитәдән эшләнгән эчке капламасы 2. күч. Берәр нәрсәнең яки эшнең мөмкин булган иң соңгы чиге, югарыгы ноктасы 7не беткәч гыйлемнең түшәменә җиттем дип уйлады 3. күч. Самолет, снаряд һ. б. ш. күтәрелә ала торган биеклек чиге. ТҮШӘМ САНАШ – Уенның асылын белмәгән кешене чалкан яткырып, кием җиңеннән түшәм такталарын санатып, җиңгә су коюдан торган уен
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.